news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш сыер савучысы җиде тапкыр республика чемпионы булды

Бүләкне абсолют чемпионга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Мамадыш сыер савучысы җиде тапкыр республика чемпионы булды
mamadysh-rt.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Сания Насыйбуллина машина белән сыер саву осталарының 46нчы республика конкурсында җиңү яулады. Бүләкләү Лаешта «Кыр көне» республика фестивале кысаларында узды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Абсолют чемпион бүләкне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов кулыннан алды.

Сания Насыйбуллинаның әлеге тармакта 30 ел хезмәт стажы бар. Ул «Кызыл флаг» колхозында, «Сабан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә машина белән сыер саву остасы булып эшли. Соңгы эш урыны - «Продпрограмма АПК». Анда сыер савучы 2009 елдан бирле эшли.

Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, Сания Насыйбуллина хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, тыйнаклыгы, сизгерлеге һәм ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Ул даими рәвештә үз тәҗрибәсен камилләштерә һәм һөнәр серләрен белгечләр белән уртаклаша.

Моңа кадәр Сания Насыйбуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде. «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100