news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш шәһәренең тарихи урамын төзекләндерү буенча фикерләштеләр

Мамадышның үзәк урамын быел төзекләндерү планлаштырылган.

(Мамадыш, 12 март, "Татар-информ", "Нократ", Эльмира Миңнекаева). Мамадыш шәһәренең 2нче лицеенда җәмәгатьчелек Совет урамын реконструкцияләү турында фикер алышты, дип яза җирле басма.

Мамадышлылар  проект буенча үз тәкъдимнәрен белдерделәр. Алар "Шәһәр әйләнә-тирә мохитен формалаштыру" программасы кысаларында бу тәкъдимнәр исәпкә алыначак.

Искәртеп үтик,  Мамадышның үзәк урамын быел төзекләндерү планлаштырылган. Шул сәбәпле, һәркем шәһәрнең тарихи урамын төзекләндерүгә үз фикерен белдереп, өлеш кертә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot