news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш шәһәрендә юлларның 30 проценты гына асфальт өслеккә ия

3нче чакырылыш Мамадыш шәһәре Советының 21нче утырышы узды.

(Мамадыш, 15 ноября, «Татар-информ»,"Нократ"). 13 ноябрьдә муниципалитет бинасының утырышлар залында 3нче чакырылыш Мамадыш шәһәре Советының 21нче утырышы узды, дип яза җирле басма.

Депутатлар көн тәртибе проектына кертелгән 5 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. 2018нче елга һәм 2019-2020нче елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проекты белән Венера Галиева таныштырды. Шәһәр башкарма комитетының хисап бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, 2018нче елга бюджетның тулаем өлеше 48 млн 624 мең 6 сум булыр дип фаразлана. Ә чыгымнарга килгәндә, аларның зур күпчелеге, ягъни 82% торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә тотылачак, 15% гомумдәүләт мәсьәләләренә һәм 3% юл хуҗалыгына.

Утырышта шәһәр эчендә юллар челтәре төзү, аларны ремонтлау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов сөйләде. Аның хисабыннан күренгәнчә, быелның 1нче ноябренә район үзәгендәге юлларның 30,11% асфальт өслеккә ия, 2,19% асфальт өслеккә ия, ләкин ремонт таләп итә, 25,8% мәйданга вак таш түшәлгән, 8,52%ына вак таш түшәлгән, ләкин шулай ук төзекләндерү кирәк һәм 33,65% юлларда таш юк дәрәҗәсендә яки алар гомумән дә грунт өслеккә генә ия.

Агымдагы елда бу юнәлештәге эш 4 программа буенча алып барылды һәм бу максатларга барлыгы 83 млн сум акча тотылган (Красная Горка авыл җирлеген исәпкә алмыйча).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100