news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш шәһәрендә "SunnyФЕСТ" чаналар фестивале узачак

Фестивальдә республиканың теләсә кайсы шәһәр һәм районыннан яшьләрне катнашырга чакыралар, иң мөһиме – чанаң булсын.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 28 гыйнварда Татарстанның Мамадыш шәһәрендә "SunnyФЕСТ" чаналар фестивале узачак. Аны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Мамадыш районы Башкарма комитеты үткәрә. Әлеге проектны Аграр яшьләр берләшмәсенең Мамадыш бүлеге тәкъдим итте, дип хәбәр итә берләшмәнең матбугат хезмәте.

Фестивальдә республиканың теләсә кайсы шәһәр һәм районыннан яшьләрне катнашырга чакыралар. Иң мөһиме – чанаң булсын. Узышларда җиңү яулау өчен гадәти булмаган, зур тизлекле, үзенчәлекле, шул ук вакытта куркынычсыз чана ясарга кирәк. Ярышлар командалап оештырылачак һәм аларның чаналары төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә һәм акчалата премиягә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган үзәк урамында (Совет һәм М.Җәлил урамнары киселешендә) башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot