news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районының «Тәңкәләр” фольклор ансамбле - «Туым Җондозы»ның гран-при иясе

Кичә Казанда «Туым Җондозы» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале гала-концерты үтте.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мамадыш районының Дүсмәт авылы “Тәңкәләр” фольклор ансамбле кичә «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концертыннан гран-при алып кайтып китте. Яшь артистларга дипломны һәм 30 мең сумлык сертификатны Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоров тапшырды.

IX «Туым Җондозы» фестиваль-конкурсының гала-концерты Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә үтте.

Жюри рәисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров «Туым Җондозы» конкурс-фестиваленең сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте. “Катнашучыларны кайчакта конкурстан “Бар, әбиеңнән өйрәнеп кил!” дип кайтарып җибәрәбез. Алар икенче елны өйрәнеп киләләр дә җиңеп кайтып китәләр”, диде Геннадий Михайлович "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Фестиваль-конкурста солист-вокалистлар, фольклор ансамбльләре һәм этник музыка коралларын ясаучылар катнаша. Беренче сайлап алу турлары Балык Бистәсендә, Балтачта, Кайбычта, Чаллыда hәм Казанда үткәрелде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концертын онлайн-трансляцияләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100