news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районының Арташ авылында мәчет ачылды

Ике катлы кирпеч мәчеттә ашханә, мәдрәсә, китапханә, тәһарәт булмәләре бар.

Мамадыш районының Арташ авылында мәчет ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Мамадыш районының Арташ авылында яңа мәчет ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"123 кеше яшәгән, 55 хуҗалык булган авылга мәчет ачылышына 400гә якын кеше җыелды. Безнең авыл беркайчан да мәчетсез булмаган. 1932 елда манарасы төшерелеп, мәктәп булып киткән мәчет искергәч, 90 елларда кечкенә генә бер гыйбадәтханә салынган иде. Хәзер инде авылыбызда ике катлы кирпеч мәчет булды. Анда ашханәгә дә, мәдрәсә, китапханәгә дә, тәһарәт булмәләренә дә урыннар бар", дип яза Нәзифә Кәримова.

Мәчет михрабының ике ягына куелган, Аллаһ исеме белән Пәйгамбәр исемнәре алтын белән чигелгән шамаилне Мәскәүнең дини идарәсе бүләк иткән. Мәчет төзүне әби-бабалары шушы авылда туган, шунда гүр иясе булган эшкуар Илнур Усманов башкарган. Әби-бабалары мәчет манарасын кисүләре турында сөйләгәч, ул гомерлеккә яңа мәчет төзиячәкмен дигән хыял белән яшәгән булган.

Мәчет ачылу тантанасыннан соң, җәмәгать белән намаз укылган һәм барлык халыкны мәчет ишегалдына корылган кунак өстәленә җыелган. 

Ачылышка Казаннан, район үзәгеннән дә рәсми кунаклар килгән. Татарстанның баш мөфтие ярдәмчесе Рөстәм Вәлиуллин тантананы Коръәни- Кәрим сүрәләре уку белән башлаган. Ул Илнур Усмановка баш мөфтинең рәхмәт хатын һәм сертификат тапшырган. Вәгазь сөйләгән.

Очрашуда шулай ук тирә-як авыллардан килгән имамнар, Мамадыш мөхтәсибәте имамы Илһам хәзрәт тә катнашты. Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы Булат Хәсәнов алып барды. Очрашуда шулай ук авылыбыздан чыккан эзтабар язучы Шаһинур Мостафин да чыгышы ясап, мәчеткә багышланган шигырен укыды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100