news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районында трассада автомобиль әйләнеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән «Яшел тукталыш» ял мәйданчыгы янында булган.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Мамадыш районында трассада бер автомобиль әйләнеп капланган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән бүлеште.

Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авария «Яшел тукталыш» ял мәйданчыгы янында бүген иртәнге сигезләр тирәсендә булган.

Кадрларда җиңел автомобильнең юлда түбәсенә әйләнеп каплануы күренә. Урында махсус хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр һәм авария сәбәпләре турында мәгълүмат ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot