Мамадыш районында салмыш ир-ат елгада баткан
Шаһит булган кеше 59 яшьлек ир-атны елгадан чыгарган һәм коткаручыларны чакырган.
(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Мамадыш районында салмыш ир-ат елгада баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә бердәм 112 ашыгыч хезмәт номерына Чулманда Вандовка авылы тирәсендә ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга килгән 163нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләренә шаһит Абдрахманов авылының 59 яшьлек кешесе яр буенда салып утыруын һәм тиешле булмаган урында коенып чыгарга уйлавын сөйләгән.

Бераз вакыттан соң ул баткан ир-атны ярдан сигез метрлап ераклыкта күреп алган. Ул аны судан чыгарып, коткаручыларны чакырган.
