news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районында коткаручылар кар көртенә баткан машинадан өшегән йөртүчесен чыгарган

Кичә иртән “Опель Зафира” Рәхмәт аланында кар көртендә батып калган.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Мамадыш районында коткаручылар 28 яшьлек йөртүчесенә кар көртенә баткан компактвэнын чыгарырга булышкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртән “Опель Зафира” Рәхмәт аланында кар көртләрендә батып калган.

5 нче зона коткару отряды хезмәткәрләре автомобильне юлга чыгарган, йөртүчесенә җылынырга булышкан һәм М7 юлына озатып җибәргәннәр.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot