news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районында каты көнкүреш калдыклары полигонын талаганнар

Җинаятьчеләр эзләнелә.

(Мамадыш, 26 октября, «Татар-информ», "Нократ"). Мамадыш районында каты көнкүреш калдыклары полигонын талаганнар, дип яза җирле басма.

Явыз ниятле кешеләр Кляуш авыл җирлеге территориясендәге полигонның металл корылмаларын тулысынча алырга булганнар. Караклар тимер сеткадан тыш металл баганаларны да казып алганнар.

Хокук саклау органнарында шактый зыян китерелүе турында белдерделәр. Җинаятьчеләр эзләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot