news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылды

Боз кичүен бер сменада 100 машина үтеп чыга ала.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстанның Мамадыш районында Соколка авылы һәм Яңа Закамский бистәсе янында Кама елгасы аша боз кичүе ачылды. Биредә авырлыгы 2,5 тоннадан артмаган автомобильләргә иртәнге 6.00 сәгатьтән кичке 22.00 сәгатькә кадәр чыгып йөрергә рөхсәт ителә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта бозның калынлыгы – 30 сантиметр. Бер сменага моннан 100 машина үтә ала. Ике яклы хәрәкәт булдырылган, полосалар арасындагы ара 50 метрны тәшкил итә. Боз кичүендә бөтен кирәкле юл билгеләре, шлагбаумнар, прожекторлар урнаштырылган. Ике ярда да җылыну пунктлары эшли. Карны чистарту өчен “МТЗ-80” һәм “Джина” тракторлары бар. Елганың уң ярында Соколка бистәсе янында “Буран” снегоходы кизү тора.

Боз кичүе коткару чаралары белән тәэмин ителгән. Көн саен биредә Кече суднолар дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары патрульгә чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100