news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында "Айбагыр" лагереның смена көннәре билгеле булды

Смена быел да Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасы буенда урнашкан “Кама” стационар лагеренда узачак.

Мамадыш районында "Айбагыр" лагереның смена көннәре билгеле булды

(Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). “Айбагыр” керәшен этнолагере сменасы быел җәйнең иң кызган чагында – 23 июльдән 12 августка кадәр узачак. “Айбагыр” быел 100 керәшен баласын бергә туплар дип көтелә. Бу хакта Республика керәшен иҗтимагый оешмасы хәбәр итте, дип язылган "Туганайлар" сайтында.

“Айбагыр” лагере инде сигезенче тапкыр керәшен балаларына этник тәрбия һәм ял бирәчәк. Смена быел да Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасы буенда урнашкан “Кама” стационар лагеренда узачак.

Балаларны нарат урманы тирәсендәге экологик чиста зонада урнашкан уңайлы шартлары булган йортлар, 989 кв. метрлы резин өстекле универсаль спорт мәйданчыгы һәм, әлбәттә, яңартылган һәм гаять бай программа көтә.

Февраль аенда Казанда махсус “Айбагыр” балаларына тәрбия бирәчәк әйдаманнарны әзерләү мәктәбе эшләде. Анда үзләре дә шушы лагерьда тәрбияләнгән 17 егет-кыз белем туплады. Аларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр, шулай ук психолог һәм этник белгечләр белән дә очрашулар узды. “Айбагыр” быел 100 керәшен баласын бергә туплар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100