Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районында аш бүлмәсендә пенсионер янып үлгән
Янгын бүген иртән Яңа бистәдә була.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Бүген 7.57 сәгаттә 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерының Мамадыш районындагы хезмәтенә Яңа бистәдә янгын чыгу турында хәбәр килә. Фаҗига Бакча урамында урнашкан шәхси йортта була, дип хәбәр итәләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
15 нче номерлы төркем коткаручылары ут капкан урынга биш минут эчендә килеп җитә. Ут капкан агач йорт эчке яктан бикле була. Янгын сүндерүчеләр ишекне ватып керә һәм янгынның аш бүлмәсендә генә булуын күрә. Шушында ук утырган хәлдә үлгән 62 яшьлек ир-ат гәүдәсе табыла.
Янгын сүндерүчеләр мизгел эчендә утны туктата. Янгын аркасында аш бүлмәсендә булган җиһазлар зыян күрә. Ут чыгуның беренчел сәбәбе – йорт хуҗасының сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Янгын чыгуны соң күреп алып, аның хакында вакыт үтү белән генә хәбәр итү дә аның зур зыян салуына китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз