news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән

Янгын Иске Комазан авылының Совет урамындагы 33нче йортта чыккан.

Мамадыш районында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш районының Иске Комазан авылында 46 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Янгын кичә көндез Совет урамындагы 33нче йортта чыга. Янгынның гомуми мәйданы 144 квадрат метр тәшкил итә.

Янгын аркасында 50 яшьлек йорт хуҗасы зыян күрә. Аны хастаханәгә озаталар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын сүндергәндә йортта хатын-кызның үле гәүдәсенә тап була.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – саксыз тәмәке тарту.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot