news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районына яңа Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде

Әлеге урынга элеккеге Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, 41 яшьлек Илшат Дәрҗеманов килде.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Мамадыш муниципаль районының 22 нче совет утырышы узды. Көн тәртибенә Экология һәм иҗтимагый тирәлекләр елына йомгак ясау, Мамадыш районы участок комиссиясенең резерв составын билгеләү һәм район башкарма комитет җитәкчесе сайлау мәсьәләсе куелган иде.

Әлеге вазифага тәкъдим ителгән кандидатлар икәү. Болар Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов һәм башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин. Ике кандидат та депутатлар каршында район үсешен тәэмин итәрлек программалары белән чыгыш ясады.

Кандидатураларны караганннан соң, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Дәрҗеманов Илшат Миңнеәсхәт улы сайланды.

Белешмә: Илшат Дәрҗеманов 1977 елның 5 гыйнварында Әлмәт районының Елховой авылында туган. 1998 елда Казан финан-икътисад институтын тәмамлаган.

Хезмәт баскычлары: 1998-2010 елларда Мамадыш районы буенча салым инспекциясендә салым инспекторы, физик затлардан салым түләтү контроль бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли. 2011 елның июленнән бүгенге көнгә кадәр Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100