news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы Соколка авылында үзара салым акчаларына су линияләре һәм юллар яңартылачак

Мамадыш шәһәре һәм район авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдум узды.

(Мамадыш, 20 ноябрь, “Татар-информ”, "Нократ"). Мамадыш шәһәре һәм район авылларында үзара салым җыюга нигезләнгән референдум узды. Тавыш бирүдә мамадышлылар актив катнаштылар, дип яза җирле басма.

Безнең иҗат төркеме Соколка авыл җирлегендә дә булып, тавыш бирү барышы белән танышып кайтты. Биредә участок сайлау комиссиясе урта мәктәп бинасында урнашкан. Комиссия рәисе Наталья Тихонова искәртүенчә, программа гамәлгә кергәннән бирле, аларда да шактый эшләр башкарылган.

"Киләсе елга үзара салым акчаларын су линияләрен яңартырга һәм юллар төзекләндерүгә тотарга исәплибез. Бу хакта сөйләшүләр булды. Бер фикергә килдек", - диде Наталья Тихонова.

УСК тавыш бирү яшендә булган 553 кеше исәпләнә иде. Көндезге 11 сәгатькә аларның 50% артыгы референдум буенча үз фикерләрен белдерергә өлгергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100