news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы мәдрәсәсендә 9-15 яшьлек балалар өчен мөселман лагерьлары дәвам итә

Бүгенге көнгә анда шәһәр һәм район балалары өчен дүртенче смена оештырылды

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Республиканың Мамадыш районы мәдрәсәсендә 9-15 яшьлек балалар өчен мөселман лагерьлары дәвам итә. Бүгенге көнгә анда шәһәр һәм район балалары өчен дүртенче смена оештырылды. Баштага ике смена яшүсмер малайлар өчен иде.
Лагерь программасында Ислам нигезләрен, гарәп теле һәм ислам әхлагын өйрәнү буенча дәресләр каралган.
Алдагы сменаларда балалар өчен спорт ярышлары, походлар һәм экскурсияләр оештырылды. Алар Казанда, Түбән Камада булды, Нократ елгасы ярында ял итте, дип хәбәр итә islam-info.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100