Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган
Авыл халкы әйтүенчә, сайлау көннәре алар өчен һәрвакыт бәйрәм. Быел исә киңәшләшкәннән соң, авылда самавыр бәйрәме уздырырга булганнар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ»). Бүген Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган.
Иске Комазан авылында урнашкан 1890нчы сайлау участогы янында бүген иртәдән бирле самавыр кайнап тора, ә милли ризыкларның хуш исе үзенчәлекле бәйрәм рухы тудыра. Төш вакытына биредә сайлаучыларның 90%ы тавыш бирергә өлгергән инде.
Авыл халкы әйтүенчә, сайлау көннәре алар өчен һәрвакыт бәйрәм. Быел исә киңәшләшкәннән соң, авылда самавыр бәйрәме уздырырга булганнар.
Илдус Шәйдуллин бер генә сайлауны да калдырмый һәм традиция буенча, һәрвакыт аның кулында дәлияләрдән зур чәчкә бәйләме булыр. Ул юкка гына әлеге чәчкәләрне сайламый — алар алар бит максатчанлыкны, алга баруны символлаштыра. Илдус Шәйдуллин безнең ил өчен нәкъ шуны тели дә инде.
«Соңгы ун елда без муллыкта яшәдек, безнең юл һәм бүгенге сайлау да бәхетле киләчәкнең нигезе булачак», — ди алар. Бәйрәмдә беркем дә читтә калмый: сайлауга килүчеләрдән кемдер самавыр турында шигырьләр сөйли, кемдер тәмле чәй рецепты белән уртаклаша, ә кемдер гармунда сыздыра, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз