Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районы басуларындагы уҗымның яртысы һәлак булган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, уҗымнар һәлак булуның төп сәбәбе — технологияне бозу.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң зур күләмдә зыян күргән уҗым мәйданнарын атады. Мамадыш районындагы уҗымның яртысы зыян күргән.
«Көздән 552 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде. 435 мең гектарда көзге бодай, 111 мең гектарда көзге арыш. Аларның торышын кабат тикшердек. Ун проценттан артыгы канәгатьләндерерлек хәлдә түгел. Уҗымнар һәлак булган иң зур мәйданнар Мамадыш районында — 50 процент, Чүпрәле — 36 процент, Кайбыч, Апас — 24 процент, Кукмара, Балтач, Чирмешән — 23 процент», — дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Министр сүзләренчә, уҗымнар һәлак булуның төп сәбәбе — технологияне бозу: чәчү срокларын үтәмәү, сыйфатсыз саклык чараларын куллану. «Бүгенге көндә бу мәйданнарга сыйфатлы сабан культуралары чәчелә», — диде министр ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Чистай, Мөслим, Алексеевск, Минзәлә, Арча, Сарман районнарында уҗымнар әйбәт сакланган, анда югалтулар биш проценттан да кимрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз