news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында ялган күрсәткечләргә юл куелмаячак, дип ышандыра

Бүгенге көндә дөреслеккә туры килә торган мәгълүматларны җиткереп тә бик матур итеп эшләп була, дип саный Анатолий Иванов

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрь аенда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Коррупциягә каршы совет утырышында Мамадыш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шелтә ясалганы билгеле булды. Бу хилафлыкны төзәтүгә карата бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышыннан соң үз фикерләрен журналистларга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.
Җирле үзидарә органнары вазифаи затлары еш кына, республиканың дәүләт хакимияте органнарына, үзләрендә башкарылучы эшләр турында хакыйкатькә туры килмәгән мәгълүматлар җиткерә. Хисапларда мөгезле эре терлек, дуңгыз, атларның баш саны арттырылып күрсәтелә. Ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендерен җитештерү күрсәткечләре буенча ялган фактлар фаш ителә. ТР Авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Мамадыш, Мөслим, Спас, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Балык Бистәсе муниципаль районнары тәнкыйть утында тотылган. Әлеге районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
“Дөрес, сөт саву күрсәткечләрен арттыру гаебебез өчен шелтәләү гадел булды. Мин үзем шундый фикердә: бүгенге көндә дөреслеккә туры килә торган мәгълүматларны җиткереп тә бик матур итеп эшләп була. Бер җирдә дә өстәмәләр, ялган күрсәткечләр булырга тиеш түгел дигән күрсәтмә куйдым. Ялган мәгълүматлар фаш ителеп, бу юнәлештә эшне төзәтүгә керешкәч, җилкәдән йөк төшкәндәй булды. Бер өлкәдә дә ялган күрсәткечләр булмаячак”, - дип ышандырды Анатлоий Иванов. Ул журналистларга бүгенге көндә Мамадыш районында авыл хуҗалыгы тармагының күтәрелештә булуын, һәм киләсе елга 30 тоннадан артык сөт саву бурычы торуын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot