news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы 60 миллион сумлык федераль грант откан

Мамадыш безнең республика районнары арасында бердәнбер җиңүче булган.

Мамадыш районы 60 миллион сумлык федераль грант откан
mamadysh-rt.ru/

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", “Нократ”, Эльмира Миңнекаева). Мамадыш кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проект конкурсында федераль грант откан. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка 60 млн сумлык сертификат тапшырылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы кичә Воронеж шәһәрендә узган. Мамадыш безнең республика районнары арасында бердәнбер җиңүче булган.

Әлеге акчалар стадионда-ипподромда күпфункцияле мәйданчык булдыруга тотылачак. Проект буенча территория 10 зонага бүленәчәк.

2019 елда конкурска Россиянең 77 субъектыннан 330 гариза кергән.

Федераль конкурс комиссиясе 2019 елда җиңгән 80 проектны сайлап алган. Бу - Россиянең 46 субъекты вәкилләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot