news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш прокуроры Радмир Надыршин 30 илдә тыелган документаль кино күрсәтте

Башта яңа акчаларда басылачак шәһәр күренешләреннән Казанны яклап тавыш бирде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). “Мамадыш“ совхозы мәдәният йорты каршында бүген “#200“ исеме астында флешмоб узды. Иҗтимагый инициатива активистлары чарада халыкны 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларда басылачак шәһәр күренешләре өчен Казанны яклап тавыш бирергә чакырды. Әлеге бинада урнашкан кинозал каршында алар район прокуроры Радмир Надыршинны да очраттылар. Прокурор урында ук телефоны аша кабат Казан өчен тавыш бирде һәм Татарстан башкаласы яклы булуын дәлилләп, махсус баннерга имзасын куйды, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган миссияне башкарганнан соң, прокурор кино залына узды. Биредә бүген мамадышлылар, җитәкче даирәдәгеләр өчен прокуратура тәкъдиме белән экология темасына багышланган “Дом. История путешествия“ дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелде.

Әлеге фильм - данлыклы фотограф Ян Артюс-Бертран, режиссер Люк Бессонның иҗат җимеше. Кинотасмада Җир шарының матурлыгы һәм кешенең планетага тискәре йогынтысы тасвирлана. Әлеге документаль фильмны күрсәтү 30 илдә тыелган булуын да искәртү зарур. Чөнки бу илләрдә хөкем сөргән аянычлы экологик вазгыять биредә ачыктан-ачык сурәтләнә. Чарада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов та экологиянең бүген иң актуаль проблемаларның берсе булуын ассызыклады. “Мамадыш экологик яктан чиста районнар рәтендә булса да, аны сакларга, табигый байлыкларыбызны, территориянең 30 процентын биләп торган урманнарны кадерләп яшәргә кирәк“, - дип ассызыклады.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100