news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш полицейскийлары адашкан "дальнобойщик"ны коткарган

Тукай районы полиция бүлегенә танышын табуда ярдәм итүләрен сорап ир-ат мөрәҗәгать иткән.

(Мамадыш, 4 март, “Татар-информ”, “Нократ”, Эльмира Минникаева). "Скания" йөртүчесе Якутиядән Пермь өлкәсенә юлга чыккан. Әмма “дальнобойщик” ике көн элемтәгә чыкмаган, шул сәбәпле ир-ат Тукай районы полиция бүлегенә танышын табуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән, дип яза Мамадышның “Нократ” газетасы.

Күрше район полициясе спутник элемтә системасы аша югалган "дальнобойщик"ның автомобиле Мамадыш районы территориясендә туктап калуын ачыклаган һәм Мамадыш коллегаларына йөк машинасы йөртүчесенең кая югалуын ачыклауларын сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мамадыш хокук саклау органнары хезмәткәрләре оператив рәвештә йөртүченең эзенә төшкән.

Белоруссия гражданины Пермьга таба барган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында Мамадыш территориясендә адашкан. Йөк машинасының ягулыгы беткән, телефонының аккумуляторы утырган, ә узгынчы машина хуҗалары ярдәм итәргә алынмаганнар. Йөк машинасы йөртүчесе транспорт чарасын ташлап иң якын торак пунктка җәяүләп барырга мәҗбүр булган. Шулай итеп Якутиядән юлга кузгалган белоруссияле Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылына килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100