news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк

Мәктәп урманчылыгы составына 5-8 сыйныф укучылары — ун кеше керер, дип көтелә.

Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк
minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка киләчәк. Бу турыда Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Олы Шышы урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгын оештыру мәсьәләләре буенча очрашу узды. Фикер алышуда ТР «Мамадыш урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Комазан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Фәнис Усманов, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Очрашу барышында Фәнис Усманов Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәктәп урманчылыгы составына 5-8 сыйныф укучылары — 10 кеше керер, дип көтелә. Берләшмә җитәкчесе — биология һәм химия укытучысы Валентина Асапова, куратор — кишәрлек урманчысы Фәнис Усманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot