news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш мөхтәсибәте колония тоткыннарына ифтар оештырды

Хәзерге вакытта 17нче колония-поселениедә йөз иллегә якын кеше җәза үтә.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Мамадыш мөхтәсибәте колония тоткыннарына ифтар оештырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев 17нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты. Илһам хәзрәт биредә ифтар мәҗлесендә катнашты һәм рамазан ае турында вәгазь сөйләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Хәзерге вакытта 17нче колония-поселениедә йөз иллегә якын кеше җәза үтә.

“Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы – Коръән-Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу”, – дип мөрәҗәгать иткән имам-мөхтәсиб.

  • Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм  "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100