news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш мәдрәсәсендә ачык дәрестә кыямәт көне турында сөйләгәннәр

Дәрестәк Габдулла Тукайның кыямәт көне турындагы сүзләрен, мәдрәсә шәкертләренең кыямәт көне турындагы эчтәлекле шигырьләрен тыңлаганнар.

Мамадыш мәдрәсәсендә ачык дәрестә кыямәт көне турында сөйләгәннәр
dumrt.ru

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Кичә Мамадыш мәдрәсәсендә методик көннәр кысаларында “Гыйбадәт нигезләре (гакыйдә)” буенча ачык дәрес уздырылды. Мәдрәсә мөгаллимәсенең дәресе Әлфия Вәгыйзова "Кыямәт көне" темасына багышланды. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мөгаллимә "Кыямәт көне" темасына багышланган дәресне төрле методик алымнар файдаланып алып барды. Кабатлауга, белем һәм күнекмәләрне актуальләштерүгә аеруча зур урын бирелде. Дәрес темасын ачыклау да кроссворд чишү белән башланды. Габдулла Тукайның кыямәт көне турындагы сүзләре, мәдрәсә шәкертләренең кыямәт көне турындагы эчтәлекле шигырьләре белән дәвам иткән.

Мөгаллимә дәрестә саннар диктанты, карточкалар белән эш, сорау-җавап формаларын да уңышлы кулланды. Һәр эш формасыннан соң студентларга үз-үзләрен бәяләргә тәкъдим итте – жетоннар өләште. Шәкертләр тактадагы сүзләр белән дә эшләде, дәреснең йомгаклау өлешендә кыямәт көне турында видеофильм карап, сорауларга татар телендә төзек, матур җөмләләр белән җавап бирделәр, диелгән бу хәбәрдә.

Тәҗрибәле мөгаллимнәр - “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән Дамир (Габделмәлик) Саттаров, Кукмара мәдрәсәсеннән Рифат Ибраһимов, Рузилә Мәҗитова дәрескә куелган төп таләпләрнең үтәлүен, структура саклануын, дәреснең дога белән башлануын һәм тәмамлануын, ләкин кайбер ир-ат студентларның дәрестә катнашмавын әйткән. Айдар  Карибуллин барлык ачык дәресләрне видеога төшереп барырга – үрнәк итеп күрсәтергә тәкъдим иткән.

Мамадышта үткән әлеге ачык дәрескә йомгак ясап, Нәзирә ханым Гыйззәтуллина Мамадыш мәдрәсәсенең Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Диния нәзарәте тарафыннан куелган таләпләрне төгәл үтәвен ассызыклады, урта һөнәри дини белем бирүдә (башлангыч дәрәҗә) уңышлы эшләп килүен билгеләп үткән.

Дәрескә карата бер генә теләк-тәкъдим әйтелде. “Дәрес ахырында шәкертләр укытучының нинди методик алымнар куллануын әйткән. Укытучыга аларның бер елдан "имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы” квалификациясе алып чыгачагы һәм әлеге методик алымнарны киләчәктә дәресләр үткәргәндә кулланырга кирәклеген ассызыклап үтәргә иде”, - дигән фикер яңгыраган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100