Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш һәм Азнакай районнарында исереклек атлының һәм үсмернең гомерен өзгән
Яңа елның беренче аенда Татарстан юлларында 350 транспорт һәлакәте булган, шулар 37 кешенең гомерен өзгән, 457се имгәнгән, җәрәхәтләнгән
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 31 гыйнвар көнне сәгать көндезге 2 тулганда Мәскәү – Уфа юлының 934 нче чакрымында, Мамадыш районы турысында, җигүле ат белән барган 1956 елгы ир, исерек килеш, кыр юлыннан автомобиль трассасына чыкканда якынлашып килгән «КамАЗ-5410» йөк машинасы каршына килеп кергән һәм алар икесе ян белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, атта барган әлеге зат һәлакәт булган урында җәрәхәтләреннән җан биргән.
Кичә кичке 8 тулганда Азнакай районының Түбән Сукаеш авылындагы Кызыл Юл урамы, 24 нче йорт турысында, алдан алынган белешмәләр буенча, исерек килеш идарә иткән 1965 елгы зат «ВАЗ-21140» машинасы белән хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, нәтиҗәдә, юл кырыенда басып торган 2000 елгы үсмерне таптаткан һәм соңгысы шунда ук һәлак булган.
Әлеге һәлакәтләр турында хәбәр иткән республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, яңа елның беренче аенда Татарстан юлларында 350 транспорт һәлакәте булган, шулар 37 кешенең гомерен өзгән, 457се имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз