news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш комбинаты ел башыннан алып 4 мең тонна сыр җитештергән

Шул ук вакытта завод үз мөмкинлекләренең яртысыннан гына файдалана

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). “Просто молоко” идарәче компаниясе" ҖЧҖнең филиалы Мамадыш май-сыр комбинаты ел башыннан 4 мең тонна сыр җитештергән. Бүген бу хакта журналистларга идарәче компания директоры урынбасары Андрей Андреев сөйләде.

“Бу шактый зур күләм”, - дип белдерде Андреев. Сөт комбинаты тәүлегенә 400 тонна җитештерергә сәләтле, әмма хәзерге вакытта биредә нибары 200 тонна продукция эшкәртелә. Ихтыяҗ туган очракта, комбинат җитештерү куәтен арттыра ала.

Директор урынбасары азык-төлек эмбаргосына кагылышлы теманы да читләтеп узмады.

Искәртеп узабыз: август башында Россия үзенә карата санкцияләр кабул иткән кайбер илләрдән продукция кертүне тыйды. Тыюга шул исәптән сырлар да эләкте. Андреев сүзләренчә, әлегә сыр җитештерү өлкәсендә үзгәрешләр юк. Кибет киштәләреннән каты сырлар "югалды", ә үзебезнең ил җитештерүчеләре аларны алмаштырырга өлгермәде, чөнки җитештерү технологияләре 30дан алып 60 көнгә кадәр вакыт таләп итә. Моннан тыш, каты сырларга беркайчан да базарда ихтыяҗ зур булмаган.

Хәер, “Просто молоко” идарәче компаниясе базарга чит илдә эшләнгән элиталы сырларга көндәш булырлык сыр чыгарган. “Хәзерге вакытта “Татарский делюкс” сырын җитештерү технологиясе үзләштерелде, ул ярым каты сыр, күпмедер вакыт узгач, каты сырга әйләнә. Ул пармезанга охшаш технология буенча эшләнә”, - дип аңлатты Андреев. Ул ассызыклаганча, сырны агымдагы елның февраль аенда җитештерүгә керешкәннәр. Бүгенгә “Татарский делюкс”ның дүрт партиясе чыгарылган, кибет киштәләренә ул 1,5 ай элек озатыла башлаган.

Заводта сыр җитештерү өчен Татарстанда җитештерелгән сөт кенә файдаланыла. Чималның сыйфатын тикшерү өчен заводта махсус лаборатория урнаштырылган. “Сыр ясау өчен югары сыйфатлы чимал кирәк. Бер кг сыр алу өчен 10 кг сөт таләп ителә. Чимал начар сыйфатлы икән, бу сырда чагылачак , - дип сөйләде Андреев.

Завод бер көндә бер генә төрле сыр җитештерә. Комбинат продукциясе арасында иң популяр булып “Голландский” сыры санала. “Российский” хәзер элеккеге кебек үк популяр түгел. “Костромской" һәм “Пошехонский” сырлары да яхшы сатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100