news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш-Әкилгә күпер кирәк, Татар Танаена - дамба

Яшел Үзән районында ихтыяҗлар моның белән генә чикләнми

 (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында ел саен уздырыла торган халык җыеннары башланып китте. Мамадыш-Әкилгә район җитәкчеләре дә килгән иде.

Узган ел Мамадыш-Әкилнең Тукай урамына 500 м, Татар Танаеның Үзәк урамына 700 м вак таш җәелгән. Әле Кооператив урамына юл кирәклеге турында да сүз чыкты. Мәсәлән, Мамадыш-Әкил мәдәният йортының тамаша залы икенче ел ябык тора икән. Мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк. Татар Танаенда фельдшерлык-акушерлык пункты да бик беткән. Быел модульле пункт төзелергә тиеш.

Татар Танае өчен зур проблема булып су басуга каршы дамба төзү тора. Быелга аны төзергә акча бүленеп бирелгән, әмма акча ике авылга җитәрлек түгел, районнан ярдәм кирәк, дип белдерә Яшел Үзән җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot