news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш интернат-мәктәп укучылары юнифайд-футбол буенча турнирда өченче урынны алды

Ярышлар 17-21нче июль көннәрендә Чикагода узды.

Мамадыш интернат-мәктәп укучылары юнифайд-футбол буенча турнирда өченче урынны алды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Мамадыш интернат-мәктәп укучылары юнифайд-футбол буенча Бөтендөнья турнирында бронза призерлар булдылар. Бу хакта  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 17-21нче июль көннәрендә Чикагода узды. АКШта Россияне Татарстан командасы тәкъдим итте. Беренче турда республика командасы Техас штаты командасын җиңде (3:0), икенче турда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре командасына оттырды, ә өченче турда Канада командасын җиңде(9:2). Ярымфиналда егетләр Метца клубы базасында оешкан көчле Франция командасына оттырды (0:3).

Команда белән Мамадыш интернат-мәктәбе физкультура укытучысы Андрей Куклев һәм баш тренер Кадыр Мамонов җитәкчелек иттеләр.

Мамадыш мәктәп-интернат егетләре 25 – 29нчы ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия Спартакиадасы Кубогы мини-футбол (футзал) буенча Махсус Олимпиадада катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100