news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш авылында президент программасы буенча кибет ачылды

Кибет авыл уртасында урнашкан, шулай ук якындагы авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк.

(Мамадыш, 10 апрель, "Татар-информ", "Нократ"). Мамадыш районы Тугуз авылында президент программасы буенча сәүдә ноктасы ачылды. Ул "Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты" дип атала. Кибет авыл уртасында урнашкан, шулай ук якындагы авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк, дип яза җирле басма.

Татарстан Президентының 2017 елда гамәлгә ашырыла башлаган программасы кечкенә авылларда кибет ачудан гыйбарәт.

-Биредәге кибет авария хәлендә, аны ремонтлау зур чыгымнар сорый. Модульле бина төзү өчен Татарстан бюджетыннан 1,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Быел республика авылларында тагын шундый 53 сәүдә ноктасы ачылачак. Аларның берсе Мамадышта", - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов.

Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Мансур Фәхриев сәүдә ноктасы ачылышында сүзен рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. 

Биредә яшәүчеләр бу программаны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр. Аннары алкышлар астында кызыл тасманы кистеләр һәм кибет эченә уздылар. Биредә азык-төлек, көндәлектә кирәкле барлык товарларны да сатып алырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100