news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш 29 миллион сумны Ушма буена салырга җыена

Быел елганың икенче яры төзекләндереләчәк.

(Мамадыш, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, “Нократ”). Татарстанда быел җәмәгать киңлекләрен уңайлы итү программасын гамәлгә ашыруга 2 миллиард сум акча сарыф итү планга кертелгән. Бу республиканың 45 муниципаль берәмлегендәге 57 объектка кагыла. Мамадыш районына шушы программа буенча 29 миллион сум акча бирелә. Шул акчага район Ушма елгасының икенче ярында да ял итү өчен уңайлыклар булдыру күздә тотыла. Бу хакта районның “Нократ” газетасында мәгълүмат бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot