news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш халкы махсус хәрби операциягә 240 мең тонна гуманитар ярдәм илтте

Мамадыш халкы махсус хәрби операциягә 240 мең тонна гуманитар ярдәм илтте
Фото: Николай Михайлов тарафыннан тәкъдим ителде

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстанда хәрбиләр, аларның гаиләләре, туганнары турында кайгырту беренче планга куелды. Аларга даими рәвештә һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Мамадыш районы Ватанны саклаучыларга һәм неонацистлардан зыян күргән Донбасс халкына гуманитар ярдәм оештыру һәм җыюны республикада беренчеләрдән булып башлап җибәрде.

Бүгенге көнгә Мамадыш халкы махсус операция зонасына 70 миллионнан артык суммага 240 тоннадан артык ярдәм җибәрде. Уннан артык автотранспорт чарасы, 12 мобиль мунча, дистәләгән тепловизор, коллиматор, квадрокоптер, бинокль һәм башка техник чаралар, шулай ук кыр кухнялары адресатларга илтеп тапшырылды.

Шәһәрдә дүрт гуманитар ярдәм җыю үзәге оештырылган. Авыл җирлекләре, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре дә бу игелекле эштән читтә калмый. Алар алгы сызыктагы хәрбиләр өчен окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, «буржуйка» мичләре, коры душ, төрле үләннәрдән чәй, токмач, җылы кием һәм махсус операция зонасында кирәк булган башка бик күп кирәк-яракларны ясый.

Фото: © Николай Михайлов тарафыннан тәкъдим ителде

Гуманитар ярдәм җыюда «Родные места» компанияләр төркеме, район мәгариф бүлеге, мәдәният өлкәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, районның зур крестьян-фермер хуҗалыклары, бюджет учреждениеләре аеруча активлык күрсәтә. Башка оешма һәм предприятиеләргә дә бу юнәлештә активлыкны үстерергә кирәк.

Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмый. Район җитәкчелеге кыска вакытлы ялга кайткан якташ хәрбиләр белән 200гә якын очрашу оештырды. Аларның гаиләләре катнашында 30га якын чара уздырылды. Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә депутатлар һәм җитәкчеләр беркетелде. Хәрбиләрнең якыннарына даими рәвештә матди ярдәм күрсәтелә: утын, каралты-кураларны ремонтлау өчен төзелеш материаллары белән тәэмин итү, яралану сәбәпле госпитальләрдә дәваланучы якташ хәрбиләребез янына туганнарын алып бару.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе кысаларында махсус операция катнашучылары һәм аларның гаиләләренә район бюджетыннан һәм башка чыганаклардан 20 миллион сумнан артык матди ярдәм күрсәтелде. Татарстан Урман хуҗалыгы, Мамадыш һәм Кама урманчылыклары ярдәме белән 175 гаиләне утын белән тәэмин итү мөмкин булды. 18 гаиләдә инженерлык коммуникациясе: электр (6 гаилә), газлаштыру (6 гаилә), электр белән тәэмин итү һәм телефон элемтәсе (6 гаилә) белән проблемалар хәл ителде. Ике гаиләнең торак шартлары яңартылды.

Хәрбиләрнең әниләре өчен икенче ел рәттән солдат аналары слеты уза. Кыска вакытлы ялга кайткан һәр хәрбигә матди ярдәм күрсәтелә, солдат посылкалары, җылы хәрби форма бирелә. Шулай ук аларның балалары өчен ял оештыруга да зур игътибар бирәләр. Быел 122 махсус операция катнашучысы баласы төрле лагерьләрдә ял итте.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100