news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш халкы Лисичанскига 11 тонна яңа уңыш яшелчәләре, су һәм лимонад җибәрде

Мамадыш халкы Лисичанскига 11 тонна яңа уңыш яшелчәләре, су һәм лимонад җибәрде
Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте

Мамадыш районыннан Татарстан шефлык иткән Лисичанск шәһәренә 11 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 8 тонна яңа уңыш яшелчәләре җибәрделәр. Ярдәмне бүген иртән машинага төяделәр.

«Татар-информ»га Мамадыш районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гуманитар ярдәм составында шулай ук 2,7 тонна шешәле су һәм Мамадыш лимонады җибәрелгән.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин якташларга Лисичанск халкына актив ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Мамадыштан җибәрелгән гуманитар ярдәм берничә көннән барып җитәчәк һәм шәһәр халкына тапшырылачак.

Узган айда Мамадыш халкы 20 тонна гуманитар йөк җибәргән.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100