news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш урманчылыгының урман фонды территориясендә санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән

Мамадыш урманчылыгының урман фонды территориясендә санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән
Фото ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән

Мамадыш муниципаль районында урманнарның санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Мамадыш урманчылыгы урман фонды территориясендә 67,5 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үтәлде. Хәзерге вакытта эшләр Келәүш кишәрлеге урманчылыгының 12 нче кварталында алып барыла, 4 кеше эшли», – дип сөйләде «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закиров.

Аның сүзләренчә, быел Мамадыш урманчылыгы территориясендә 87,6 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак, шул исәптән 70 гектарда ихтыяҗ булмаган агачлар җыеп алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot