news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районының Ямаш авылында янган мәчет урынына яңасы төзелгән

Мамадыш районының Ямаш авылында янган мәчет урынына яңасы төзелгән
Фото: Гөлинә Гыйльмуллина

Мамадыш районының Ямаш авылында яңа мәчет төзелеп килә. Бер ел элек янгын аркасында авыл мәчете янып бетә. Авыл халкы яңасын төзү өчен акча җыю оештырды.

«Безгә территорияне әйләндереп алырга һәм төзекләндерергә калды. Биредә мәйдан кечкенә түгел, бер якка 25 метр һәм икенче якка 35 метр. Башланмаган тагын бер эш бар - ул газ үткәрү», - дип сөйли Ямаш авылында имам вазифаларын 20 ел башкаручы Газинур Хаҗиев.

Аның сүзләренчә, тизрәк яңа, заманча мәчет төзү теләге авыл халкын берләштергән. Барлыгы 1,5 млн сумга якын акча җыелган, шул акчага төзелеш алып барыла, ләкин бу гына җитми.

«Әлегә кадәр үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар. Без булдыра алганча ярдәм итүегезгә шат булачакбыз», - диде Газинур Хаҗиев.

Яңа иман йорты элекке мәчет урынында түгел, авылның иң матур, тын почмагында төзелә - элек биредә балалар бакчасы булган. Мәчет эшли башлады инде. Изге Рамазан аенда биредә тормыш аеруча кайный.

«Тәравихка ирләр дә, хатыннар да күп җыела. Мәчеттә шулай ук укулар да алып барыла. Ике төркем өчен дәресләр үткәрелә, беренчесендә хәрефләр белән танышалар, икенче төркемдә Коръән укый белүчеләр дә бар», - дип сөйләде Ямаш авылы абыстае Миңниса Хаҗиева.

Ислам динен тотучылар битараф булмаган кешеләр ярдәме белән мәчет тантаналы төстә ачылыр, дип өметләнә. Алар шулай ук мәчет төзүдә ярдәм күрсәткән Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, «Зәкят» хәйрия фонды, район башлыгы, предприятие җитәкчеләре һәм битарф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерделәр.

Материал Гөлинә Гыйльмуллина катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100