news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан

Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген көндез Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ «га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүрәндән салынган мәчет бинасында янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә. Бер сәгать эчендә утны сүндерәләр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Мәчет имамы Газинур Хаҗиев сүзләренчә, янгын электр җылыткычы аркасында килеп чыккан, ул аны иртәгә буласы гает бәйрәменә мәчеттә җылы булсын дип, кабызган булган. Бу хакта ул журналистларга сөйләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot