news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында хәрбиләр өчен 50 килограмм чәкчәк пешергәннәр

Мамадыш районында хәрбиләр өчен 50 килограмм чәкчәк пешергәннәр
Фото: © Ландыш Бабаниязова

Мамадыш районы Уразбахты авылында махсус хәрби операциягә җибәрү өчен чәкчәк пешергәннәр. Хатын-кызлар күмәк көч белән 150 тартма, ягъни барлыгы 50 кг татлы ризык әзерләгән.

Бу эшне авыл мәдәният йортында китапханәче Альфинур Хангәрәева оештырган.

Уразбахты авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов бу акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Без мондый чараларны күп тапкыр үткәрдек. Авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләгән чәкчәкне гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырдык. Безнең якташлар якыннары һәм туганнары янына исән-имин куйтуын телибез. Ә без алага табада ярдәм итәчәкбез», - диде ул.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Материал Ландыш Бабаниязова катнашында әзерләнде.

Фото: © Ландыш Бабаниязова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100