news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә стела ачылды

Мамадыш районында махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә стела ачылды
Фотоны Николай Михайлов тәкъдим итте

Мамадыш районы Түбән Яке авылында Айнур Исрафилов истәлегенә стела ачылды. Ул махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Чарада район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, районның хәрби комиссары Андрей Синкевич, хәрбинең туганнары, ул укыган мәктәп коллективы, дуслары һәм авылдашлары катнашты.

Сәламләүчеләр үз чыгышларын Айнурның әтисе – Хәйдәр Исрафиловка рәхмәт сүзеннән башлады.

«Шундый кыю, илнең чын патриотын үстергәнегез өчен рәхмәт. Улыгызны югалту ачысын аңлатып булмый. Ничек кенә авыр булмасын, батыр улыгызның якты истәлеге өчен яшәргә тырышыгыз, без булдыра алганча ярдәм итәрбез. Аның исеме район тарихына алтын хәрефләр белән язылды, без геройларыбызны беркайчан да онытырга тиеш түгел», – диде Ришат Сәмигуллин.

Айнурның якыннары район һәм Яке авыл җирлеге җитәкчеләренә, стеланы ясаучыларга улларын хөрмәт өчен рәхмәт әйтте.

Стела Түбән Яке авылы мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Фоат Насыйбуллин һәм Айнурның авылдашы Илнур Галимов инициативасы белән ясалган. Моның өчен Хәйдәр Исламов, аның балалары, хәрбинең хатыны Гөлия һәм улы Инсаф аларга рәхмәт белдерә.

Айнур махсус операциягә китәр алдыннан Казанда полициядә эшләгән. Кызганыч, Айнурның әтисенә ике улын, ә 2021 елда хатынын соңгы юлга озатырга туры килә.

Стела ачылышында чыгыш ясаган һәркем геройны бары тик җылы сүзләр белән: кыю, батыр, тәвәккәл, көчле рухлы, илнең чын патриоты буларак искә алды.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алды, чәчәкләр салды.

Язма Николай Михайлов ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100