news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрде

Мамадыш районы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрде
Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте

Бүген Мамадыштан аерым хәрби частька хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк китте. Район башлыгы Вадим Никитин билгеләп үткәнчә, җыелма рейс – Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Мамадыштан килгән әйберләр белән.

Машинада шиналар, төзелеш материаллары һәм инструментлар, шулай ук генератор, челтәрләр, одеяллар һәм башка кирәкле әйберләр булган.

«Төзелеш материаллары пилотсыз очкычлар белән идарә итү буенча уку сыйныфын ашыгыч җиһазландыру өчен кирәк», - дип аңлатты Никитин. Ул сыйныф өчен дә өстәлләр кирәк булачак, район бу мәсьәлә буенча эшне дәвам итәчәк, дип өстәде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы вакытларның безнең җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежной өчен гуманитар ярдәм җыялар. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot