news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы Катмыш авылы урта мәктәбендә Фәрит Имамов белән очрашу булды

Мамадыш районы Катмыш авылы урта мәктәбендә Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, 9 китап авторы Фәрит Имамов белән очрашу булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катмыш авылы мәктәбе укытучысы Зөлфия Гыйззәтуллина чараның һәркемнең күңеленә ятышлы булуын, катнашучыларның барысында да җылы тәэсирләр калдыруын белдергән.

«Фәрит Фәйзетдин улы авылыбыз мәктәбен моннан 50 ел элек тәмамлаган. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә, «Туган як» газетасы редакторы. Без – укытучылар һәм укучылар язучыны туган мәктәбебездә сәламләвебезгә бик шатландык. Фәрит Имамов тормышы һәм иҗатындагы кызыклы сәхифәләр белән уртаклашты, киләчәккә планнары турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан язучы очрашуда катнашкан укучыларның һәрберсенә балалар өчен язылган «Бакыр касә» дигән китабын бүләк итте» – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot