news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы фермеры авылда ябылган мәктәп бинасын куллану ысулын тапкан

Мамадыш районы фермеры авылда ябылган мәктәп бинасын куллану ысулын тапкан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылыннан Булат Газизов Мәскәүгә киткән булган, тик туган авылына кире кайткан һәм авыл хуҗалыгы кооперативы ачкан. Фермер Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша.

«Авылга кайткач атлар белән кызыксынып киттем, 20 колын, аннан 25 татар токымлы ат алдым. Авыл халкы өчен сәер күренде, ярты ел тирәсе, нишли икән бу егет дип, кырын гына карап йөрделәр. Кооператив тарихы шулай башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авыл халкына колыннар алып кайтып бирдем. Авыл халкының атларны алып, үстереп, безгә сатарлык мөмкинлеге бар. Иң мөһиме һәм авыры – халыкка аңлату. Кеше малны үстереп, сатып, файдасын күрергә тиеш», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хәзерге вакытта фермер ат итеннән продукция җитештерүне булдыру юлында.

«Җитештерүне булдырырга тырышабыз. Бөтен авыл белән бергә эшлисе килә. Авылда ябылган мәктәп бинасын сатып алдык. Продукцияне мәктәп бинасында җитештерергә уйлыйбыз. Субсидия акчасына ремонт ясап, җиһазлар алып кайтып, җитештерүне җибәрергә торабыз. Быел көзгә беренче продукцияне әзерләп чыгарырга ниятлибез», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100