Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районы эшмәкәре махсус операциядәге хәрбиләргә машина тапшырды
Мамадыш районы эшкуары Александр Аксаков махсус операция зонасындагы хәрбиләргә «УАЗ» автомобиле тапшырды. Бүген аның белән район башлыгы Анатолий Иванов очрашты.
Очрашуда шулай ук «Гвардия» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин катнашты. Ул хәрбиләрнең хәрби техникага бик мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Машинага гуманитар ярдәм төяп — хәзер аны җыю белән шөгыльләнәләр, Херсон өлкәсенә җибәрәчәкләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучылардан тыш, Владимирово авылында туган Александр Аксаков туган авылына хәйрия ярдәме күрсәтә. Өч ел дәвамында ул часовня төзи. Барлык тышкы эшләр инде тәмамланган, эчке төзелеш эшләре калган. Объект меценатка 30 млн сумга төшкән.
«Мин авыл халкына биш ел эчендә часовня төзелешен тәмамларга вәгъдә бирдем. Өч ел инде узды, объект зур, шуңа күрә минем запаста тагын ике ел бар. Мин үз вәгъдәмне һичшиксез үтәячәкмен», — дип сөйли активист.
Александрның киләчәктә авылда клуб һәм күпер төзү, су үткәрү планнары бар.
Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов туган ягына зур ярдәм күрсәткәне өчен Александр Аксаковка рәхмәт белдерде.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз