news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы волонтерлар белән агач утыртты

Мамадыш районы башлыгы волонтерлар белән агач утыртты
Фото: https://mamadysh-rt.ru/

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин волонтерлар белән тау чаңгысы комплексы территориясендә агачлар утыртуда катнашты. «Урман утырту көне» акциясе кысаларында 250дән артык өрәңге һәм миләш үсентесе утыртылды. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.

Чарада район хакимияте вәкилләре катнашты. Аларга Мамадыш шәһәр мәктәпләреннән «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да кушылды.

«Без барлык шәһәр мәктәпләреннән килгән балаларга агач утырту акциясенә кушылырга тәкъдим иттек. Активистлар безгә ярдәм итте һәм тау чаңгысы комплексы территориясендә үсентеләр утырту белән шөгыльләнәләр», – дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Олег Рылов.

news_right_1
news_right_2
news_bot