news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан күпбалалы Татаренко гаиләсен котлады

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан күпбалалы Татаренко гаиләсен котлады
Фото: «Татар-информ» өчен Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте

Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Яңа ел алдыннан биш балалы Татаренко гаиләсен котлады. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитет башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

«Вадим Никитин Татаренколар гаиләсендәге һәр балага — Сабина, Радмир, Әминә, Ислам һәм Ульянага бүләкләр һәм котлау сүзләрен тапшырды. Әлеге визит муниципалитет җитәкчеләрен күп балалы гаиләләргә беркетү тәҗрибәсе нигезендә узды, бу исә аларның иминлеге мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә», — диелә район хакимиятенең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә.

Бүгенге көндә районда шундый 35 гаилә булуы билгеле.

  • Муниципаль беркетү практикасы «Гаилә» илкүләм проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә гамәлгә ашырыла

news_right_1
news_right_2
news_bot