news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин муниципаль программа буенча ярдәм бирде

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин муниципаль программа буенча ярдәм бирде
Фото: «Татар-информ» өчен Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте

Мамадыш районындагы тагын ике гаиләгә таналар һәм атлар сатып алуны субсидияләүче яңа муниципаль программа кысаларында ярдәм күрсәтелгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга җирле дәрәҗәдә ярдәм итү инициативасы белән ел башында Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин чыккан иде. Аның ярдәмендә авыл халкы хуҗалыкны киңәйтә. Шул максаттан һәр баш терлеккә 50 мең сум акча бирелә. Бу хакта «Татар-информ»га Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

«Авылга нәрсә җитмәве, нинди проблемалар борчуы турындагы сорау белән түгел, ә әзер карар белән, чын ярдәм белән килү күңелле», — дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе Вадим Никитин.

Фото: © Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте

Узган атнада, Пойкино авылыннан Васильевлар һәм Долговлар программада катнашу сертификатларын һәм акчаларын алган. Алар 1 һәм 2 тана алганнар. Ирина Васильева Пойкинога Пермь өлкәсеннән берничә ел элек күченгән. Хәзер ул ялгызы гына хуҗалык алып бара, шул ук вакытта кибеттә дә хезмәт куя. Яз көне башка муниципаль программа буенча ул һәм аның күршеләре Долговлар бушлай саву аппаратлары алуга ирешкән.

«Район җитәкчелегенә рәхмәт! Ирем вафат булгач, хуҗалык тоту авырлашты, һәм мин барысын да сатарга мәҗбүр булдым. Ә аннары аңладым, мал-туардан башка яши алмыйм, хуҗалыкны яңадан тергезергә туры килде. 2023 елда республика программасыннан файда күргән идем. Ә хәзер муниципалитет та ярдәм итте» — дип уртаклашты Ирина Васильева.

Фото: © Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте

Долговлар хуҗалыкны программадан башка да киңәйтергә планлаштырганнар — сөт савыла, акча бар, мөмкинлекләре бар. Ә муниципаль программа акчаны янга калдырырга ярдәм иткән. Хәзер алар улларына йорт төзүдә ярдәм итәчәк.

  • Әлеге көндә Мамадыш районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 3209 баш савым сыеры бар. Муниципаль программа терлекләрнең баш санын кимү фонында күрсәткечләрне саклап калырга гына түгел, ел саен кимендә 50 башка артуга да ярдәм итәргә тиеш, дип исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot