news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы: «Созвездие-Йолдызлык» фестивале әһәмиятен район җитәкчеләре аңлый

Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу турлары бара.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленә югары бәя бирә.

«Район башлыгы фестиваль хәрәкәтен республиканың зур байлыгы дип санавын әйтте», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

«Ул уникаль, чөнки анда, яшәү урынына һәм гаиләсенең финанс хәленә карамастан, теләсә кайсы талантлы бала үз көчен сынап карый ала. Республиканың барлык район башлыклары проектның гаять зур мәдәни әһәмиятен билгеләп үтә һәм костюмнар тегүгә, башка чыгымнарга бик теләп акча бүлеп бирә. Чөнки без фестивальнең күпмилләтле мәдәният дәрәҗәсен күтәрүен", - дигән Анатолий Иванов фестивальнең зональ турында.

«Балалар бик теләп татар, рус, башкорт, удмурт, мари, керәшен, чуваш һ.б. җыр-биюләрен башкара. Шул ук вакытта аларның номерларына аерым образлар, матур костюмнар тегелә. Бу факт быелгы Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елында үзенчәлекле төсмер ала», - дип нәтиҗә ясаган ул.

Быел проектның сайлап алу турлары Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада, Әгерҗедә, Чистайда, Арчада, Лаешта, Иске Чүпрәле авылында узды. Йомгаклау зона этабы бүген һәм иртәгә Яшел Үзәндә уза.

9-13 апрельдә сайлап алу турлары финалистлары «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә суперфиналда очрашачак. Гадәттәгечә ул 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында зур Гала-концерт белән тәмамлана.

Сайлап алу турлары кысаларында зоналарда түгәрәк өстәлләр уздырылды. Анда сайлап алу комиссиясе әгъзалары проектта катнашучыларның барлык номинацияләрендә дә педагоглар белән очрашты. Остазлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Россия сәнгать осталары балалар өчен традицион мастер-класслар да уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot