news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы махсус хәрби операциягә гуманитар йөк озата киткән

Мамадыш районы башлыгы махсус хәрби операциягә гуманитар йөк озата киткән
Фото: https://tuganaylar.ru

Шушы көннәрдә Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, Курск өлкәсенә «Бердәм Россия» партиясе 19 машина кирәк-ярак җыйган. Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга барлыгы 300 тонна ярдәм киткән. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Мамадыштан җыелган 30 тонна гуманитар йөкне район башлыгы Вадим Никитин бу юлы үзе озата киткән. Махсус хәрби операция зонасына аның инде икенче мәртәбә баруы икән.

– Әле май ахырында гына район халкы ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озаткан идек, бүген тагын бу эшне башкарабыз, тагын кирәк-яраклар җыйдык. Безне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып калды. Бик тә якташ егетләрне күрәсем килә. Яңалыклар белән уртаклашып барырмын», – дип язган Вадим Никитин «ВКонтакте» сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot