news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мамадыш районының Сотово бистәсендә истәлекле вакыйга булды – авыл тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды. Элек монда дин белән бәйле объектлар булмаган.

Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам Миңнегалиев, Урманчы авыл җирлеге башлыгы Айрат Яхин, якын-тирә авылларның имамнары, бистә халкы катнашты.

Равил хәзрәт Зөфәров, кунакларны һәм мөселманнарны Мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, Мәүлид ае белән котлады һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшерде.

Район башлыгы Вадим Никитин, бистә халкын котлап, мәчет төзүдә башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу – кече Ватанга мәхәббәтнең тормыштагы чагылышы. Ул йорт игелек, тынычлык һәм бердәмлек урыны булсын», – диде район башлыгы.

Мәчет төзү фикере белән Сотовода туып-үскән Резеда Җамалиева чыккан. Аллаһ йортын сафка бастыру теләге аңарда 13 ел элек туган – ул әнисе Мәрьям Николаевнаның хыялын тормышка ашырырга теләгән. Ире Ирек Илдус улы белән бергә алар бу хыялны тормышка ашырган.

Төзелеш эшләрендә гаилә дуслары булышкан. Шулай ук узып баручы башка кешеләр дә үз ярдәмен тәкъдим иткән.

Мәчет төзелеше 2013нче елда башланган. Яңа мәчет 50гә якын кешене сыйдыра. Биредә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар.

Сотово бистәсендәге әлеге мәчет Мамадыш районында 61нче булып ачылды.

Фоторәсемнәр: Мамадыш муниципаль районы, район мөхтәсибәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot