Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш көллияте модернизациягә 730 млн сумга якын акча алачак
Мамадыш политехник көллияте «Агропрофи» федераль конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Капиталь ремонтка, матди-техник базаны яңартуга һәм мәгариф инфраструктурасын үстерүгә 2027-2029 елларда 729,415 млн сум юнәлдереләчәк. Конкурс йомгаклары беркетмәсе федераль ведомствоның рәсми сайтында бастырып чыгарылган.
Конкурска 61 гариза бирелгән, 10 проект кына финанслар алган. Мамадыш политехник көллияте проекты җыелган баллар саны буенча беренче алтылыкка кергән.
Финанслауның гомуми күләме 729,415 млн сум тәшкил итәчәк. Шуның 285,319 млн сумы федераль бюджеттан, 224,096 млн сумы Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Тагын 220 млн сум бюджеттан тыш акчалар тәшкил итәчәк.
Көллият директоры Айнур Әгъләмов сүзләренә караганда, проектның бурычы биналарны яңарту гына түгел, ә агросәнәгать комплексы белгечләрен практик әзерләү өчен заманча шартлар тудыру.
«Безнең өчен бу ремонт кына түгел. Без белгечләр әзерләү сыйфаты белән турыдан-туры бәйле булган мөһим мәсьәләләрне хәл итәбез. Проект кысаларында 40 берәмлектән артык җиһаз һәм техника сатып алу планлаштырыла», - дип сөйләде ул.
Көллият проблемаларының берсе булып искергән автопарк кала. Студентлар уку вакытында техниканы үзләштерә, әмма предприятиеләрдә куәтлерәк һәм заманчарак техника белән очрашырга туры килә. Җиһазларны яңарту практик укытуны җитештерүдәге реаль шартларга якынайтырга һәм чыгарылыш укучыларына эш урынында җайлашуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Проект шулай ук төп уку корпусыннан аерым урнашкан остаханәләрне ремонтлауны һәм җылытуны күздә тота. Кыш көне биналарда шулкадәр салкын була, студентларга өске киемнән шөгыльләнергә туры килә.
«Безнең бурыч – укуның дәвамлылыгын тәэмин итү һәм студентның чыгарылыштан соң эшләргә тиешле техникага мөмкин кадәр якынрак техниканы үзләштерүе», – дип ассызыклады Әгъләмов.
Модернизация көллияткә белем бирү программалары исемлеген дә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. 2027 елда биредә өч яңа белгечлек ачарга планлаштыралар: «Агросәнәгать комплексында электротехник системалар», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Азык-төлек продуктларын күпләп җитештерү технологиясе».
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз